Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатының соңгы этабы башланды

2020 елның 16-18нче декабрендә Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының соңгы 4нче этабы уза.

Бу этапта катнашучылар 17 компетенция буенча көч сынашачак, аларның 8е - «Ворлдскиллс», 9ы - «Ворлдскиллс юниорлар».

«Цифрлы игенчелек», «Агрономия», «Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре» компетенцияләре буенча ярышлар республикада беренче тапкыр уздырыла.

Ярышлар урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортларында үтәчәк. Чемпионатны йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 19нчы декабрьдә һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең рәсми сайтында онлайн режимда узар дип планлаштырыла.

 

Төбәк чемпионаты 2020 елның 16нчы ноябреннән 18нче декабренә кадәр 4 этапта уза.

Чемпионатта 1800дән артык конкурсант һәм 1500 эксперт-компатриот, шулай ук юниорлар буенча 237 баш эксперт һәм аларның урынбасарлары, 180 техник администратор катнаша.

Ярышлар Татарстан Республикасының 17 шәһәрендә һәм авылында уза: Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сарман, Кукмара, шулай ук Кемерово өлкәсендә тышкы мәйданчыкта («җир асты электр слесаре»компетенциясе).

Чемпионатның төп оештыручылары - Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге»автоном коммерциячел булмаган оешмасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев