Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда яшь фотографлар арасында SURӘT конкурсы башланды

14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар үзләрен «Архитектура», «Кешеләр», «Яңа мәдәният» һәм «Стрит-фотография» номинацияләрендә сынап карый ала.

Re ' ACTOR арт-резиденциясе SURӘT республика фотоконкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. Ул Тимур Һадиевның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Югалган элемтәләр» күргәзмәсе вакытында узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Проект республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар үз игътибарын халыкның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлтә»,- дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: «Архитектура», «Кешеләр», «Яңа мәдәният» һәм «Стрит-фотография». 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар әлеге номинацияләрнең берсендә катнаша һәм бәйгегә өчкә кадәр фото төшереп җибәрә ала.

Гариза бирү башланды һәм 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашучыларның иң яхшы эшләре гыйнвар аенда җәмәгать киңлекләре территориясендә урнаштырылачак.

Конкурста катнашу өчен RE’ACTOR арт-резиденциясе сайтында теркәлергә кирәк.

Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә RE’ACTOR арт-резиденциясе һәм ТР Иҗат яшьләре академиясе тарафыннан оештырылды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/11-11-2021/tatarstanda-yash-fotograflar-arasynda-sur-t-konkursy-bashlandy-5842958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев