Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе ахырына якынлаша

Акция барышында тормышында авырлыкларга юлыккан татарстанлылар волонтерлык, матди, мәгълүмати, белем бирү һәм башка төр ярдәм күрә алды.

Әлеге акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Ак Барс банкының матди ярдәме белән үткәрелә.

Волонтерлар республика буенча азык-төлек җыелмаларының соңгы партияләрен тапшыра.
Әлеге хәрәкәткә Ак Барс банкы хезмәткәрләре дә кушылды. 

55 меңнән артык гаилә ярдәм күрде - бу 220 меңгә якын җыелма дигән сүз.

Ярдәм алучыларның исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы һәм муниципалитетлар билгеләде. Әлеге исемлеккә ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук пандемия вакытында аеруча зыян күргән эшмәкәрләр кергән.

Хәйрия акциясенең актив катнашучылары - предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр.

«Хәзерге кебек ситуацияләрдә ышаныч хисен булдыру мөһим, кешеләр бәла килгәндә ялгыз түгел икәнлекләрен һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кешеләр табылачагына ышанырга тиеш», - дип билгеләп үтә акциянең мөһимлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Фото http://zt116.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев