Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда "Тукай юлы" җәяүле туристик маршруты ачыла

29нчы июнь көнне иртәнге сәгать 10да Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут ачу тантанасы узачак. Чарада татар авылы мәдәнияте һәм көнкүреше белән кызыксынучыларны, сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларны көтеп калалар.

29нчы июнь көнне иртәнге сәгать 10да Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут ачу тантанасы узачак. Чарада татар авылы мәдәнияте һәм көнкүреше белән кызыксынучыларны, сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларны көтеп калалар. Бу хакта оештыручылар проектка багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Бу проект дәүләтнеке түгел, аны беркем дә финансламый. Ул бары тик татар халкының тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен күрсәтергә, танытырга, саклап калырга теләп оешкан кешеләрнең уртак проекты”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Тукай юлы” проекты оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова.

“Мондый маршрут төзү идеясе миңа дөнья тирәли сәфәрем барышында килде, - дип аңлатты идея авторы, Татарстанның Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев. – Дөньяда бит җәяүлеләр маршрутлары бик күп. Ә бездә алар юк дәрәҗәдә. Шуңа минем мондый юлны Россиядә дә булдырасы килде. Мин аны әниемнең туган ягы – Арчада эшләргә булдым”.

Ике ел эчендә бу проектны 40ка якын кеше эшләде. Мәсәлән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 3 курс студенты Гадел Мөхәммәтшин аның логотибын, дизайнын булдырды. “Логотипны ясар алдыннан Тукайның күп кенә әсәрләрен укып чыктым. Шуннан соң гына “Кәҗә белән сарык” әкиятендә тукталып, логотипта аның төп геройларын кулланырга булдым”, - диде Гадел Мөхәммәтшин.

Проектның үз сайты да бар. Аны “Белем.ру” порталы җитәкчесе Раил Гатауллин эшләгән. Яңа маршрут, аңа бәйле яңалыклар, кызыклы фактлар белән танышырга теләүчеләр бу хакта тулырак tuqay-yuli.ruсайтында укый ала.

Әлегә яңа маршрутның беренче өлеше генә ачыла. 29 июнь көнне чарада катнашучылар Арчадан Яңа Кырлайга юл тотачак. Киләчәктә исә маршрутта кунак йортлары, татар авылларының көнкүреше белән танышу өчен махсус мәйданчыклар, атларда йөрү мөмкинлеге булдырылачак, ди проектны оештыручылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188776/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X