Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда Туган телләр елы уңаеннан олимпиадалар һәм флешмоблар үтәчәк

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын билгеләп үтүнең киңкырлы планы төзелгән. Ул үз эченә күптөрле чараларны, шул исәптән олимпиадалар һәм флешмобларны да ала. Бу хакта Мәгариф министрлыгының милли белем бирү идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында чараларны күпләп үткәрү генә түгел, аларда катнашаучыларның санын арттыру да көтелә. Бу беренче чиратта балалар  һәм мәктәп укучылары булырга тиеш. Иң зур чаралар 26нчы апрельдә Тукайның 135 еллык туган көнендә булачак», — дип белдерде Лилия Әхмәтҗанова.  

 

Бу көнне шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу, аның юбилеена багышланган бәйрәм тантанасын үткәрү, дәүләт премиясен тапшыру һәм башка әдәби-театраль чаралар планлаштырыла.

Шулай ук апрель аенда татар теленнән халыкара олимпиада, «Илһам» яшь язучылар һәм шагыйрьләр россиякүләм бәйгесенең зона этабы һәм Россиякүләм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе үтәчәк.

Рус теле көне — 6нчы июньдә Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу, рус теле көненә багышланган чаралар һәм «Пушкинский диктант» халыкара агарту акциясен үткәрү планлаштырыла. Барлык уку йортларында «Читаем Пушкина» флешмобы үтәчәк. Моннан тыш, 3-7нче июнь көннәрендә Мәгариф министрлыгы рус теле буенча халыкара олимпиада үткәрә.

Шулай ук, 2021 елда мәктәп укучылары өчен конференцияләр, республика китапханәләрендә һәм кинотеатрларында Туган телләр елына багышланган күпсанлы чаралар булыр лип көтелә.

«Иң киң масштаблы мероприятиеләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырылачак», — дип ассызыклады Лилия Әхмәтҗанова.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев