Реклама
Илсур Һадиуллин быел имтиханнарны 17 420 кеше тапшырачагын әйтте, шуларның 16 163 - быелгы чыгарылыш укучылары.
Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, укучылар сайлаган предметлар арасында иң күбе җәмгыять белеменә карый – аны 6204 кеше тапшырырга ниятли. Иң аз күрсәткеч – француз теленнән БДИ га туры килә – имтихан тапшырырга 15 кеше теләк белдергән. «Кытай һәм испан телләре буенча имтиханнарга быел бер укучы да язылмаган», - диде министр.
Илсур Һадиуллин быел имтиханнарны 17 420 кеше тапшырачагын әйтте, шуларның 16 163 – быелгы чыгарылыш укучылары.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга килгәндә, быел төп дәүләт имтиханнарын 37 260 кеше тапшырачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 881 укучы. Сайлап алынган предметлар арасында өстенлек – информатикада (56,3 процент), географиядән 43,2 процент, җәмгыять белеменнән 42,9 процент укучы имтихан тапшырырга тели.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tarix-informatika-ham-ingliz-telennan-bdi-tapsyryrga-telaucelar-artkan-5854711
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз