Реклама
Бу атна ахырында Татарстанда беренче кар яварга мөмкин. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итә.
«Арктикадан салкын һава агымы килә. Безнең өлештә һава басымы түбән» дип белдерә професссор.
Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә һәм дүшәмбедән сишәмбегә Татарстанда юеш кар яварга мөмикн.
Атна азагында Чаллыда һава температурасы көндез +9 градус, төнлә +2 градус булачак дип көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз