Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре БДИ тапшырачак

Быел «Ата-аналар тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе вакытында (ул Россия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелә) чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теленнән үз белемнәрен тикшереп карый алачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Татарстанда әлеге акция 17 мартта уза.

«Казанда ата-аналар өчен БДИ үткәрү мәйданчыгы итеп 183нче мәктәп сайланган. Акция бөтен республика күләмендә узачак, районнарга имтихан үткәреләчәк мәктәпне үзләренә билгеләү хокукы бирелә», - дип белдерделәр министрлыкта.

Рус теле – 2021 елгы БДИда катнашучылар өчен бердәнбер мәҗбүри предмет. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары әзерләнгән, алар гадәттәге өч-дүрт сәгатькә түгел, ә азрак вакытка исәпләнгән. Шуңа да карамастан алар төрле төрдәге биремнәр белән танышырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, ата-аналарга тәкъдим ителгән биремнәр чыгарылыш сыйныф укучыларының биремнәренә охшаш булачак.

Акция ата-аналар имтихан үткәрү кагыйдәләре һәм процедурасы белән шәхсән таныша һәм аларны үз балаларына аңлата алсын өчен үткәрелә. Моннан тыш, әлеге чараның максаты чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү белән бәйле психологик киеренкелекне йомшартуда ярдәм итүдән гыйбарәт. 

Чыганак: http://belem.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев