Реклама
Татарстанда мәктәп укучылары өчен мәдәни-агарту проекты старт алуы уңаеннан Казан циркына ике меңнән артык укучы бала җыелды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Казан циркындагы чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның видеомөрәҗәгатеннән башланды. Ул балаларны мәдәни марафонга кушылырга чакырды. Казан балаларын шулай ук ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сәламләде.
«Минемчә, бу масштаблы һәм кызыклы проект кына түгел, кирәкле дә проект. Классик сәнгать приоритетларын дөрес билгеләргә булыша. Без мәдәниятнең тормышыгызда аерылгысыз булуын телибез. Бу проект укучыларга шәхес үсешенә ярдәм итәчәк», - диде Юлия Әдһәмова.
Алсу Әсәдуллина бу проект ярдәмендә укучыларның мәдәни көндәлеге кызыклы чаралар белән тулы булачагына ышаныч белдерде.
Казан циркындагы рәсми чарадан тыш, укучылар өчен музейларга, театрларга һәм китапханәләргә бушлай экскурсияләр оештырыла. Балаларга квестларда, осталык дәресләрендә, сәхнә артына сәяхәтләрдә катнашачаклар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/02/194623/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз