Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Илһам» бөтенроссия иҗади бәйгесенең зона этаплары башланды (ВИДЕО)

Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары башланып китте.

Зона этаплары 17-23 мартта Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә үтәчәк.

Чаллыда ул традицион рәвештә 54нче гимназия базасында оештырыла.

Жюри составындагы Факил Сафин, Ләбиб Лерон кебек остаз язучылар яшь каләмчеләр иҗатына бәя бирәчәк.

Безнең хәбәрчебез Гөлинә Гусамова кайбер катнашучылар белән аралашты.

Конкурс «2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Конкурс материалларын кабул итү 8 февральгә кадәр дәвам итте.

Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителде, шуларның 19 ы - Россия Федерациясенең башка субъектларыннан (Башкортостан Республикасы, Мордовия Республикасы, Пермь крае, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Марий Эл Республикасы).

Жанрлар буенча:

шигърият - 418 эш;

проза - 193 эш;

драматургия - 26 эш;

журналистика - 110 эш.

Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.

Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.


Узган ел булган бәйгедән репортаж карагыз ► http://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/ilam-btenrossiya-yash-yazuchylar-bygese-zona-etaplary-bashlandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X