Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе игълан ителде

Татар телендә иҗат ителгән хикәяләр һәм әкиятләр «5-6 сыйныф укучылары», «7-8 сыйныф укучылары», «9-11 сыйныф укучылары» номинацияләрендә кабул ителә.

Татарстан Язучылар берлеге һәм Балык Бистәсе мәгариф бүлеге мәктәп укучылары арасында район күләмендә әкият һәм хикәяләргә II «Гаффар дәвамчылары» дип аталган иҗади бәйге игълан итә.

Бәйге күренекле язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм публицист Әхәт Гаффарның иҗатын пропагандалауга, райондагы яшь каләм тибрәтүчеләрне барлауга һәм аларга иҗади яктан ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, Әхәт Гаффар традицияләрен дәвам итүчеләргә, абсурдистик элементлар һәм психологизм белән сугарылган әсәрләргә өстенлек биреләчәк.

Әсәрләр Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенә — Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсе, 422650, Ленин урамы, 52 адресына тапшырылырга яисә электрон почта аша (bikalina@mail.ru) «Конкурска!» тамгасы белән җибәрелергә тиеш. 1, 2, 3 урыннарга ирешкән яшь иҗатчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Әсәрләр 2022 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә, җиңүчеләр 2022 елның февраль аенда игълан ителә.

«Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе беренче тапкыр 2018/2019 уку елында язучының 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган иде. Бәйгегә 39 эш килгән булган.

Әхәт Гаффар 2021 елның 1нче гыйнварында вафат булды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/letters/10-12-2021/tatarstanda-gaffar-d-vamchylary-i-adi-b-ygese-ig-lan-itelde-5844814

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев