Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда балигъ булмаганнарга энергетик һәм зажигалка сату тыелачак

Татарстанда балигъ булмаган балаларга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне (энергетикларны), шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләргә җыеналар.

Бу закон проектын ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» депутатлары кертте.

«Закон белән проекты балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газы булган шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сатуны чикләүне кертү һәм аларны сулау белән мавыгуын тыюны билгеләү тәкъдим ителә», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Документны эшләүчеләр закон проекты яшүсмерләр токсикоманиясенә каршы нәтиҗәле эш итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм балаларны гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч тудыра торган сыекландырылган углеводород газлары булган көнкүреш билгеләнешендәге потенциаль куркыныч товарлардан файдаланудан саклау өчен кирәкле шартлар тудырачак, дип ышана.

Чикләүне үтәмәгән өчен агражданнарга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр дминистратив штрафлар каралган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-balig-bulmagannarga-tonusny-kutara-torgan-ecemlek-ham-zazigalka-satu-tyela-5856928

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев