Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда балалар өчен беренче Халыкара лагерь узачак

Лагерь 19-29 август көннәрендә Иннополиста уза.

19-29 август көннәрендә Иннополиста узачак лагерьда Россиядән һәм чит илләрдән 100әр катнашучы җыелачак.

Башка илләрдән килгән балалар экскурсияләр вакытында Татарстанның истәлекле урыннар һәм яшьләр объектлары белән танышачак. Алар үзләренең туган иле һәм аның мәдәни традицияләре турында интерактив форматта сөйләячәкләр. Шулай ук катнашучылар өчен махсус Сабантуй бәйрәме үткәреләчәк.

Лагерьның программасында уеннар, иҗат кичәләре, квизлар, республиканың көчле экспертларыннан мастер-класслар, спорт эстафеталары һәм башка бик күп нәрсәләр бар.

Әлеге лагерьга халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксынучы балалар кушыла ала. Мөһим шарт инглиз телен белү В1 дәрәҗәсеннән дә түбән булырга тиеш түгел. Катнашырга теләсәегз, сылтама буенча гариза бирергә кирәк:

https://будьвдвижении.рф/projects/554

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев