Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда 3-7 яшьлек балалары булган 27,4 мең кеше яңа түләүләр алачак

Президентның 3-7 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр күләме 4686 сум тәшкил итә.

Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен 27,4 мең кеше президентның яңа түләүләрен алачак. Бу турыда ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова менә нәрсәләр сөйләде:

«Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләү март аенда РФ Президентының «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы указы һәм ТР Президентының «Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү турында»гы указы белән билгеләнгән. Түләү адреслы характерда һәм гражданнарның керемнәрен исәпкә алып түләнә», - дип хәбәр итте ул.

Республикада җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан — 9450 сумнан ким булган гаиләләр айлык яңа түләүне алачак. Түләү күләме 4686 сум тәшкил итә, бу узган елның икенче кварталында төбәктә бер балага билгеләнгән яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев