Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан укучылары һәм студентлары «PROкызыксыну» профориентация фестивалендә катнаша ала

Фестиваль 1 марттан 15 апрельгә кадәр ROUND кушымтасы мәйданчыгында узачак. Анда 10 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала!

Фестиваль Round платформасы базасында Татарстан яшүсмерләрен һәм яшьләрен профориентацияләү максатыннан уздырыла, аңа «Round» кушымтасы (Android ОС белән гаджетларны кулланучылар өчен) һәм URL: https://round.zone/ кушымтасының веб-версиясе керә. Round - социаль челтәр, ул талантларны ачарга һәм үстерергә ярдәм итә: хоббидан - һөнәргә.

Фестивальне уздыру:

- Катнашучы Round ның android тагы бушлай мобиль кушымтасын үзенә йөкли яки round.zone кушымтасының web-версиясенә керә;

- Конкурс челленджларын үти;

- Проектны бастырып чыгара һәм уйнату-конкурсларда катнаша.

Нәтиҗәләр буенча, яшүсмер эш бирүче компания белән таныша һәм компаниягә лояль мөнәсәбәт формалаштыра.

Апрельгә кадәр катнашучылар Round челлендж кушымтасында төрле юнәлештәге (иҗади, технологик һәм табигый) темага конкурслар узачак.

Атна саен компанияләр уйнатулар (розыгрыш) уздырачак. Атнага бер тапкыр 3 конкурс билгеләнәчәк, алар буенча уйнату үткәреләчәк. Проект очраклы сайлау форматында оештырылачак. Ә фестивальнең 5 һәм 6 атнасында оештыручылар активлыгы өчен призлар уйнатачак. Бишенче атнада кулланучылар арасында бүләкләр уйнатылачак.

Чара нәтиҗәләрен компания-партнерларының экспертлары билгели. Нәтиҗәләр «Мәгариф. Карьера - 2022» күргәзмәсендә билгеле булачак. Апрельдә шулай ук республика территориясендә офлайн-мастер-класслар һәм интеллектуаль уеннар сериясе узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев