Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды

Бүгеннән «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды.

Республиканың бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе хакында сөйләячәк, өстәвенә, ул дөнья һәм Россия базарларына чыкканнарын гына түгел, ә җирле һәм район күләмендәге барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б.) кузгатачак. Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала.

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Легендар брендларны, 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләячәкләр.

Калган 43ен Татарстанның һәр районында сайлаячаклар – тавыш бирү 1-31нче март көннәрендә узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23нче февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев