Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан мәктәп укучылары һәм студентлары «Фән һәм сәнгать» конкурсына кушыла алалар

Ярышка 14 яшьтән 35 яшькә кадәр теләге булган һәркем кушыла ала.

 

Студентлар һәм мәктәп укучыларының «Фән һәм сәнгать» бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы старт алды.

Ярышка 14 яшьтән 35 яшькә кадәр теләге булган һәркем кушыла ала, моның өчен үзеңнең эшеңне, мәкаләне яки фотографияне, проектның рәсми сайтында йөкләргә кирәк.

Конкурсны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Л.Н. Толстой исемендәге Тула дәүләт педагогика университеты үткәрә.

Фәнни-тикшеренү эшен 31 августка кадәр йөкләргә кирәк. Ул индивидуаль рәвештә дә, төркемләп тә (дүрт кешегә кадәр) башкарылырга мөмкин. Эшләр ике номинациядә кабул ителә:

-иң яхшы фәнни фото,

-иң яхшы фәнни-популяр мәкалә.

Конкурс тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да электрон сертификатлар алачак, ә җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә.

«Фән һәм сәнгать» конкурсы «Ну-ка, наука!» бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының беренче этабы булып тора. Аннары оештыручылар бөтенроссия фестиваленә чакыра, ул Тулада 18-19 октябрьдә узачак.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев