Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен «Куркынычсызлык әлифбасы» чыкты

Китап башлангыч сыйныф укучыларына ярдәмлек формасында эшләнгән.

Әлеге китапның басылып чыгу тарихы бик кызыклы булды дип хәбәр итә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева.

Мәскәүдә чираттагы китап күргәзмәсендә «Русское слово» нәшрияты хезмәткәрләре рус телендә бердәнбер экземплярда басылган балалар өчен «Куркынычсызлык әлифбасы»н күрсәтәләр. Һәм Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге әлеге китапны татарчага да тәрҗемә итеп ике телдә яңадан бастырырга кара кыла.

Шулай итеп, балаларны мавыктырыч формада көнкүрештә, урамда, юлда, табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтә торган китап дөнья күрә. Ул татар һәм рус телләрендә, башлангыч сыйныф укучыларына ярдәмлек итеп эшләнгән. Төп материал «Русское слово» нәшрияты чыгарган китаптан, ә иллюстрацияләр - Казан шәһәре күренешләре.

Китап балаларга гына түгел, олыларга да файдалы булачак. Фатирда, урамда һәм юлларда, табигатьткә чыккач яки зур шәһәрләрдә балалар нинди куркынычлар белән очрашырга мөмкин, алар бу очракта үзләрен ничек яклый һәм саклый алалар - китап шул турыда.

Шулай ук, китап балаларны дөрес туклану серләренә дә төшендерәчәк дип сөйләде Айсылу Галиева видеокүзәтүдә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев