Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда “Татарстан хәзинәләре” шәһәркүләм программасы үтте

Программада утыздан артык мәктәптән ике йөздән артык укучы катнашты.

Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Татарстан хәзинәләре” программасы булып узды. Ул 2020 елның 15нче октябрендә “Мин яратам сине, Татарстан!” темасы белән башланып китте.

7 кешедән торган һәр команда танышу визиткасы әзерләде. Визитка Татарстанга мәдхия, горурлык хисләре белән сугарылган матур чыгышлар белән үтте. Видеода балалар үзләре белән танштырдылар, һәр бала үз фикерен әйтә алды.

Программада утыздан артык мәктәптән, ике йөздән артык укучы үзләренең зәвыклы чыгышлары белән күзәтүчеләрне шатландырды.

Рәсемдә 41 нче мәктәпнең “Ак каурый” командасы.

“Мин яратам сине, Татарстан” темасына һәр укучы үзе язган шигырен башкарды. “Ак каурый” командасы үзләрен иҗади, зыялы, актив яктан күрсәттеләр.

“Әти-әниләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары да аларга уңышлар теләп, үзләренең тавышларын бирделәр, комментарийлар язып, рухландырып тордылар”- диде җитәкчеләре Вагизова Гөлия Наил кызы. 

1нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае мөгаллимәсе, “Татарстан хәзинәләре” программасы җитәкчесе Закирова Зөлхәбирә Абдулхай кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев