Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

WorldSkills дөнья чемпионатында җиңүче Татарстан егет-кызлары

WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

WorldSkills дөнья чемпионаты программасына беренче тапкыр югары технологияле җитештерү һәм цифрлы икътисад шартларында ихтыяҗ булган, перспективалы һөнәрләр буенча - Future Skills ярышлары кертелде. Future Skillsның 25 компетенциясе буенча көч сынашулар дөнья чемпионаты зачетыннан тыш уздырылды. Анда 17 илдән 170 конкурсант катнашты. Аларга россиядән һәм чит илләрдән җыелган 100 дән артык эксперт бәя бирде.

WorldSkills Juniorsда 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты. Юниорлар 13 компетенциядә көч сынашты. Бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Татарстаннан дүрт мәктәп укучысы “Ресторан сервисы”, “Сәнәгать автоматикасы”, “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә катнашты.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Тимерлан Рәхмәтуллин Future Skills “Мобиль кушымталар ясау” компетенциясендә беренче булды.

Казан технология көллиятендә укучы 23 яшьлек Никита Барышев Кытайдан һәм Белоруссиядән килгән көндәшләрен узып, “Сәнәгать дизайны” Future Skills компетенциясендә беренче булды.

Яшел Үзәннең № 7 мәктәбе укучысы, 15 яшьлек Илария Баһаветдинова “Ресторан сервисы” компетенциясендә WorldSkills Juniors алтын медале иясе булды.

Казан технология һәм дизайн көллияте вәкиле Виктория Малецкова “Цифрлы модельер” Future Skills компетенциясендә беренче урын алды.

КНИТУ-КАИ студентлары Никита Сёмин һәм Ренат Әхмәтшарипов “Композитлар технологиясе” Future Skills компетенциясендә көмеш медаль яулады.

WorldSkills Juniorsда Татарстаннан ике катнашучы Ильяс Хисамиевка һәм Егор Тарасовка чемпионатның махсус медальоннарын тапшырдылар. Медальоннарны аерылып торган, әмма призлы урыннар яулый алмаган барлык катнашучыларга да тапшырдылар.

Юниорлар республиканы “Сәнәгать автоматикасы” һәм “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә тәкъдим итте.

Россия спортчылары WorldSkills Juniorsның “Челтәрле һәм системалы администрация”, “Сәнәгать автоматикасы”, “Полимеханика һәм автоматика”, “Мобиль робот техникасы”, “Веб-дизайн һәм эшләү”, “Парикмахер сәнгате”, “Сантехника һәм җылыту”, “Маляр һәм декоратив эшләр”, “Сәнәгать робот техникасы”, “Электромонтаж”, “График дизайн”, “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә беренче урынны алды.

 

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/chikt-n-tysh-shatlyk-tatarstan-sportchylary-bish-future-skills-kompetentsiyasend-m-ber-worldskills-j/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев