Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан чикләүләрне киметүнең яңа этабына керде

Татарстанда 17нче августтан перчатка кию мәҗбүри түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Антисептиклар куллану элеккегечә мәҗбүри шарт булып кала. 

Шулай ук, президент хәбәр иткәнчә, 17нче августтан, заллары яртылаш кына тулы булган очракта, түбәндәге оешмаларның эшчәнлеге рөхсәт ителә:

театрлар;
кинотеатрлар;
цирк;
концерт заллары;
аквапарклар;
зоопаркның ябык биналары.


Шулай ук ябык биналарда бер үк вакытта 50дән артык кеше катнашында төрле чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Ә ачык мәйданчыкларда катнашучыларның рөхсәт ителгән саны 50 дән 100 гә кадәр арткан.

Спорт чараларында трибуналарны тутыру чикләре 10% тан 25% ка кадәр арттырылды.

Җәмәгать туклануы объектларында 50 кешедән артык булмаган банкетлар үткәрү мөмкин. Элегрәк мондый тантаналар верандаларда гына рөхсәт ителгән иде.

Моннан тыш, такси салонында пассажирлар санына карата чикләүләр бетерелгән (элек 2 кешедән артык рөхсәт ителмәгән).

«Ябык биналарда барыбыз да битлекләр кияргә тиешлегебезне аңлыйсыздыр", - дип ассызыклады республика Президенты. "Коронавирус беркая да китмәде", - дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев