Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан өчен тавыш бирегез

Татарстан туристлык-рекреация зоналар булдыру конкурсында катнаша. Хәзер ул 4нче урында.

Татарстан тавыш бирү рейтингында туристлык зоналарны үстерүгә федераль акча алырга дәгъва кылучы 10 төбәк арасында 4нче урынга күтәрелде. Әлегә Волгоград, Мәскәү өлкәләре һәм Краснодар крае алда бара. Бу хакта конкурс сайтындагы мәгълүматлар дәлилли.

Priroda.life сайтында бер тәүлек эчендә туристлык-рекреация кластерлары булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында тагын 15 меңгә якын кеше тавыш бирде.

Конкурска Россиянең 81 субъектыннан барлыгы 219 гариза керде.

Татарстан Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерү буенча биш проект тәкъдим итә.

Бүгенге көндә «Кама Тамагы» туристлык-рекреация кластеры конкурсында катнашучы 10 проект арасына керә.

Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Республика өчен үз тавышыңны бирүгә priroda.life сайтында «География» бүлегенә керергә, почта яки социаль челтәр аша авторизацияләнергә, шуннан соң Россия картасыннан Татарстанны сайларга һәм проектлар өчен тавыш бирергә кирәк.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны республика өчен тавыш бирергә чакырганлыгын хәбәр иткән иде.  Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев