Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан белем бирү буенча 85 субъект арасыннан 22нче урында

Республика уртача 60,9 балл җыйган.

Республикада компьютер куллану һәм төбәкнең югары уку йортларына керү күрсәткечләре югары булуы ачыкланган.
Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) белән Федераль белем бирү сыйфатына бәя бирү институты мәктәптә белем бирү сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында беренче рейтингны әзерләгән. Татарстан 85 субъект арасында 22нче урынны алган.

Республика уртача 60,9 балл җыйган.Татарстанның «Югары әзерлек дәрәҗәсенә ирешү (9,1 балл), «Компьютер куллану (85,8) һәм «Үз төбәкләрендә югары уку йортларына керү» (73,8) күрсәткечләре яхшы булуы ачыкланган.

Рейтингны беренче бишлегенә Санкт-Петербург (мөмкин булган 100 баллдан 92,1 балл җыйган), Мәскәү (92,0), Ленинград (77,1), Калининград (76,5) һәм Ярослав (76,2) өлкәләр кергән. Ингушетия (7,8), Дагыстан (10,6), Чечня (13,7), Карачай-Черкес (13,7) һәм Кабардино-Балкария (15,5) күрсәткечләре түбән.

Искәртеп узабыз, ике елда Татарстанның 110 мәктәбендә һәм көллиятендә цифрлы мәгариф мохитен керттеләр. Җиһазлар «Мәгариф» илкүләм проекты буеча сатып алынган.

«Мәгариф» илкүләм проекты 2016 елда гамәлгә куелган. Ул Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы белән расланган. Проект 2019-2024 елларда гамәлгә ашыруга исәпләнгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/12-03-2021/tatarstan-m-kt-pt-belem-bir-reytingynda-22nche-urynny-algan-5812262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев