Татарстан бадминтончылары - халыкара мәктәп спорты фестивале җиңүчеләре
Фестивальдә Алексеевскның Г.С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәбе укучылары катнашты һәм җиңүгә иреште.
Уфада «Россия - Беларусь» халыкара мәктәп спорты фестивале узды. Анда Алексеевскның Г.С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәбе укучылары катнашты һәм җиңүгә иреште.
Ярышлар 25-29нче июнь көннәрендә узды. Татарстан командасы составында Данила Барков, Ислам Ризванов, Виталина Кузьмина һәм Александра Херувимова көч сынашты.
Көмеш медальгә Беларусь Республикасы спортчылары, бронза медальгә Казахстан ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев