Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе җиңүчеләре 30нчы майда игълан ителәчәк

30нчы май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узачак.

Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылачак.

Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителде.

Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды.

Шуларның 40ы җиңүче булды. Эшләрне олпат жюри әгъзалары бәяләде: Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Резедә Сәләхова, Илдар Кыямов һәм Илсөяр Иксанова.

Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәшәчәк. Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36782

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев