Реклама
Балтач мәдәният үзәгендә «Татар кызы-Татар егете-2022» бәйгесенең районкүләм финалы узды.
Алты кыз һәм җиде егет әлеге бәйгенең алты турында катнашып, сыналып, финалга үтте. Алар залдагы тамашачыны үзләренең осталыклары, тапкырлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә һәвәслекләре белән сокландырды.
Җиңүче «Татар кызы» булып Балтачтан Диләрә Кәшәфуллина танылды, ә «Татар егете»ндә беренче урын Бөрбаш Сәрдегәне авылы егете Инсаф Хәлиуллинга бирелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз