Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татар кызы Айгөл Баһаутдинова дзюдо буенча «Asian Open» турниры чемпионы булды

Айгөл Баһаутдинова РФнең җыелма командасы составында Татарстан республикасының данын уңышлы яклады.

2021 елның 13-14 март көннәрендә Казахстанның Актау шәһәрендә дзюдо буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Asian Open» дип аталган ачык турнир үтте. Ярышта Урта Азия илләре – Казахстан, Кыргызстан, Таҗикистан, Үзбәкистаннан, Россия Федерациясе субъектларыннан, шул исәптән Татарстан республикасыннан да 198 спортсмен катнашты.

РФнең җыелма командасы составында Татарстан республикасының «Батыр» дзюдо үзәге спортсмены Айгөл Баһаутдинова бар иде. Айгөл барлык 4 татами ярышында да җиңеп алтын медаль яулады. 

Айгөл Баһаутдинова 1998 елның 1нче декабрендә Казан шәһәрендә туган. Дзюдо буенча РФнең спорт мастеры, күп мәртәбәләр РФнең дзюдо буенча чемпионы, КНИТУның ел саен студентлар арасында үтә торган «Ел отличнигы» премиясенең «Спорттагы уңышлары өчен» номинациясе лауреаты.


Чыганак: Tatarlar.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев