Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татар кызы Алсу Абдуллина – футбол буенча Англия чемпионы

Инглиз клубы өчен уйнавының беренче елында ук татар кызы Алсу Абдуллина Англия чемпионы була алды. Алсу – әлеге дәрәҗәгә ирешкән беренче Россия хатын-кызы!

Исеме: Абдуллина Алсу Ренат кызы

Туган көне һәм урыны: 2001 елның 11 апреле, Актүбә поселогы, Азнакай районы, Татарстан, Россия

Буе: 172 см

Авырлыгы: 58 кг

Алсу футбол белән абыйсы аркасында кызыксынып китә. Абыйсы 3 яшькә генә зуррак була, шуңа күрә алар буш вакытларын гел бергә үткәрәләр. Шулай итеп, ул ишегалдында абыйсы һәм башка малайлар белән футбол уйный башлый.

Беренче тренировкага да Алсу очраклы гына килеп эләгә. Ул абыйсын тренировкадан көтеп торганда аның янына тренер килә һәм «футбол уйнарга яратасыңмы», дип сорый, ул кызның ишегалдында туп уйнаганын күргән була. «Әгәр уйнарга теләсәң, икенче тренировкага кил», - дип тәкъдим итә ул Алсуга. Шулай итеп Алсу Абдуллина поселокның «Барс» командасында уйный башлый.

Егетләр белән бергә уйнаганга Алсу үзенчәлекле уен характерына өйрәнә. Ул аларның уенына җайлаша, шуңа күрә Алсу кызларга хас булмаган аерым үҗәтлеккә ия.

Алсу Абдуллина үз яшендәгеләр белән генә түгел өлкән футболчылар белән дә тренировкаларга кала торган була. Бу исә булачак футбол йолдызына осталыгын арттырырга мөмкинлек бирә.

Гәрчә футбол – хатын-кызлар уены түгел, дип санасалар да, Алсуның әти-әнисе кызларының мавыгуына каршы булмый. Алсу Абдуллина зур булмаган турнирларда егетләр белән уйнап, үзен яхшы яктан күрсәтә һәм бүләкләр яулый. Ике елдан соң аны Әлмәткә хатын-кызлар командасына чакыралар. Ул анда 2 елга якын уйный. 

Тора-бара Алсуның остарганнан-остара баруын аның тренеры гына түгел, башка профессионаллар да билгеләп үтә башлый. Үзенең дә киңрәк аренага чыгасы килү теләге көчле була. Ниһаять, кызның хыялы тормышка аша – Алсуны Мәскәүнең «Чертаново» клубына алалар!

Бу яңалык бөтен гаилә өчен зур шатлык булса да, борчылу да китерә, әлбәттә,  чөнки зур шәһәргә күчеп киткәндә Алсуга нибары 14 яшь була бит!

Сагынудан елап алган чаклары булса да, хыялын ташлап, кире кайтып китәргә җыенмый Алсу. Характеры ныгыган була инде аның. Төп командадагы беренче чыгышы 2017 елның апрелендә уза һәм уңышлы булып чыга.

2 елдан Алсу Абдуллина Мәскәүнең «Локомотив» командасына күчә. Команда составында 2021 елда Россия чемпионы һәм 2020 елда көмеш призер була.

2016 елдан спортчы кыз футбол буенча Россиянең юниор хатын-кызлар җыелма командасында чыгыш ясый башлый, аннан соң хатын-кызларның яшьләр җыелма командасына күчә, ә хәзер вакытта хатын-кызлар милли җыелма командасы составында уйный.

Җыелма команда өчен беренче голын ул 2020 елның 27нче ноябрендә Косовога каршы матчта кертә.

2021 елның 22нче декабрендә кызны «Челси»га чакырулары билгеле була. Моннан тыш, Алсу Абдуллина белән Америка, Германия һәм Италия клублары да кызыксына. Ул беренче тапкыр Лондон командасы составында футбол кырына «Вест Хэм»га каршы лига Кубогы матчында чыга.

Инглиз клубы өчен уйнавының беренче елында ук татар кызы Алсу Абдуллина Англия чемпионы була алды. Алсу – әлеге дәрәҗәгә ирешкән беренче Россия хатын-кызы!

Аның «Челси» командасы белән контракты 2024 елның июненә кадәр төзелгән.

Хәзер, үзе әйткәнчә, Алсуга Лондонда бераз авыррак – вакыт аермасы аркасында әти-әнисе һәм дуслары белән җитәрлек аралашып булмый. Шулай ук телне тулысынча өйрәнеп бетәсе дә бар әле. Аңа инглизчәсен шомартырга командадагы дуслары да булыша икән.

«Әмма бу авырлыклар берсе дә «Челси» клубы өчен чыгыш ясаудан алган хис-кичерешләр белән чагыштырганда берни дә түгел», - ди Алсу Абдуллина.

Талантлы һәм тырыш якташыбызга уңышлар телик!

 

Чыганак: https://milliard кtatar/news/alsu-abdullina-angliiskaya-koroleva-futbola-iz-tatarskoi-glubinki-1642

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X