Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

ТАССРның 100 еллыгына видеоролик төшерелде

Аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән.

Султан Исхаков фотосы.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән видеопроект тәкъдим итте. 

Видеороликта Татарстанның тарихи вакыйгалары күрсәтелгән.

Алар арасында XX гасыр башындагы булган иҗтимагый үзгәрешләр, 1917 елгы революция, 1990 елның 30 августында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең Дәүләт суверенитеты турында декларациягә кул куюы һәм башка төп вакыйгалар кергән. Роликның озынлыгы ун минут.

Әлеге видео роликны Тарих институты «Теория» агентлыгы белән берлектә төшергән.

«2019 елның октябрендә төшерә башладык. Декабрьнең ахырына ул әзер иде. Гыйнвар аенда шмарттык-төзәттек. Барлыгы, өч ай эшләдек. Ике ай дәвамында сценарий язылды. Ә анимация өлешенә бер ай гына кирәк булды», — дип сөйләде «Теория» агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов.

 

«Видеоролик фәнни-популяр стильдә төшерелде. Безнең аудиториябез —  Интернетны еш кулланучы яшьләр, шуңа күрә видео замана мәдәниятына яраклашып ясалды», — диде Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының дисциплина ара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов.

“ТАССР төзелүгә 100 ел" медале булачак

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгедә Арчалар катнаша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев