Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә катнашыгыз

Идел буе Болгары дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе бара.

«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

Бәйгенең максаты – үсеп килүче буында иҗат аша татар халкы тарихына кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү.

Оештыручылар:

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;

- «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этапта үткәрелә:

I этап – 2022 елның 4 апреленә кадәр бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр һәм заявкалар җибәрелә: Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 нче офис; e-mail: mc-idel@yandex.ru

II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү (12-14 апрель);

III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү (28 апрельгә кадәр).

Бәйгегә түбәндәге темаларны чагылдырган сәнгать композицияләре кабул ителә:

- татар тарихына караган вакыйгалар һәм шәхесләр;

- Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүгә кагылышлы сурәтләр;

- ислам диненең хәзерге көндә торышын һәм чагылышын сурәтләгән сәнгать композицияләре;

- татар халкының гореф-гадәтләре чагылдырылган эшләр;

- татар әдәбиятының классик әсәрләренә иллюстрацияләр.

«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесе лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Һәр катнашучыга электрон сертификат җибәрелә.

Бәйгенең нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин: www.mc-idel.ru

Өстәмә мәгълүмат:

8 (843) 231-81-54

mc-idel@yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев