Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Таныш булыгыз – Джо!

Англиядә яшәүче 12 яшьлек малайның үзенчәлекле рәсемнәрен күреп, Nike компаниясе үзенә эшкә алган. Мондый мөмкинлек танылган рәсамнарга да бик сирәк татый. Джо Уэйл дүрт яшеннән үк рәсем ясый. Аңа бигрәк тә мультфильм стилендә ясау ошый.

Ма­лай да­и­ми рә­веш­тә яңа пер­со­наж­лар уй­лап та­ба. Ба­рын­нан да биг­рәк, аңа чит пла­не­та ке­ше­лә­рен, монст­рик­лар һәм төр­ле ри­зык­лар­ны су­рәт­ләү ошый.

9 яшен­дә Джо­га бе­рен­че зур за­каз тәкъ­дим ит­кән­нәр. Ул бер рес­то­ран­ның ди­вар­ла­рын рә­сем­нә­ре бе­лән би­зә­гән. 

Джо мас­тер-класс­лар уз­ды­ра, үзе­нең принт­ла­рын, кар­ти­на­ла­рын һәм үзе уй­лап тап­кан ди­зайн­лы ки­ем­нәр са­та. Ма­лай Аме­ри­ка­да­гы бер нәш­ри­ят чы­гар­ган өч ба­ла­лар ки­та­бы­на ил­люст­ра­ци­я­ләр дә яса­ган. Шу­лай ук, Аме­ри­ка­да бик по­пу­ляр «Литл биг шотс» тап­шы­ру­ын­да да үзе­нең сә­ләт­лә­рен күр­сәт­кән. Бу без­дә­ге «Луч­ше всех!» тап­шы­руы ке­бек ин­де.

Ма­лай­ның та­лан­тын Кемб­ридж гер­цо­гы Уиль­ям һәм гер­цо­ги­ня­сы Кэт­рин да кү­реп ал­ган­нар, үз­лә­ре­нең твит­тер­ла­рын­да рәх­мәт­лә­рен бел­дер­гән­нәр. Джо алар­ның га­и­лә­сен по­езд­да сә­я­хәт ит­кән төс­ле су­рәт­лә­гән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев