Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Тантана – 2022» театраль премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Чаллыда үтәчәк

2022 елның 27нче мартында Халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Тантана» театраль премиясе җиңүчеләре игълан ителәчәк.

 

Бүләкләү тантанасы Чаллы шәһәрендә беренче тапкыр уза, чара 17.00 сәгатьтә башланачак.

Премия Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» еллык театр премиясен бирү комиссиясе карары нигезендә тапшырыла.

 

Премия республиканың драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

 

Быел «Тантана» театраль премиясенә республиканың 25 театр коллективы тәкъдим ителде. Актерлар арасында комиссия 42 лаеклы номинантны билгеләде.

Чара кунаклары шулай ук театрның яңа бинасы белән танышачак, ә күргәзмә залында Яшь каллиграф Айзат Минһаҗевның «qot»исемле шәхси күргәзмәсенә эшләячәк.

 

Театрның адресы: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 29


Элемтә өчен: Тел. 8274519649 Айгөл Әхмәтгалиева, әдәби-драма бүлеге җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев