Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Сәйлән» фестиваленең икенче сезоны төшерелә башлады

«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә. 12нче сентябрьдә аның икенче сезоны төшерелә башлады.

Ул яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итә. Проектның максаты да татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы яшьләрне барлау, алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Фестивальдә катнашу өчен 6-15 яшьлек балалардан килгән 1000гә якын гариза арасыннан 32 катнашучы чираттагы этапка сайлап алынды. Алар өчен «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 12 баланы инде бүгеннән үк проектның җиңүчеләре дип атарга мөмкин, чөнки алар – телевизион этапка чыгучылар!

Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны мәртәбәле жюри бәяләячәк. Финалга 6 катнашучы узачак. Аларның кемнәр икәнен октябрь аенда «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачакбыз.

Бу сайлап алу этабында сәләтле балаларны эстрадабызның танылган җырчылары Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Габдинова, Айдар Сөләйманов, Илгиз Шәйхразиев, алып баручы Иван Остроумов бәяләде. Финалга узучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтәчәк. Жюри әгъзалары һәр чыгыштан соң катнашучыга сәйләннәр бирәчәк. Сәйләннәре күбрәк булган катнашучы проектның җиңүчесе дәрәҗәсенә ирешәчәк. Конкурста катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздыру да планлаштырыла. Алар вокал, бию, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашачак.

Бу хакта тулырак: https://shayantv.ru/video/shows/seilen/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәйлән шаян тв телепроект балалар телеканалы музыкаль проект