Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Сәләт»нең җәйге аланнарына гаризалар кабул ителә башлады

Лагерьның аланнары Татарстанда, Башкортстанда һәм Кырым Республикасында булачак.

Бүген 2022 елда җәйге каникулларны «Сәләт» лагереның аланнарында уздырырга теләүче балалардан гаризалар кабул ителә башлды. Гаризалар онлайн рәвештә, лагерьның махсус сайтында кабул ителә, дип хәбәр итә tatar-inform.tatar.

Бу хакта «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында журналистлар белән очрашуда әйткән.

«Быел «Сәләт»нең профильле 22 лагере оештырыла. Лагерьның аланнары Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, Кырым Республикасында да булачак. Алар республика районнарында, һәр ел оештырыла торган базаларда — Лаешта, Алексеевск районында һәм Кама Тамагы районнарында эшләячәк», — дип хәбәр иткән Игорь Смирнов.

Аның сүзләренчә, бу елгы сменаларның профильләре, көннәре, катнашучылар саны да төрле булачак.

«Сәләт»кә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар кабул ителә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-02-2022/s-l-t-ne-yge-alannaryna-garizalar-kabul-itel-bashlady-5849569

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X