Реклама
"Шәһри Казан" газетасы коллективына яңа баш мөхәррирне тәкъдим иттеләр. Бүгеннән башлап әлеге вазифаны Радик Сабиров башкарачак.
"Татмедиа" АҖ Генераль директоры Андрей Кузьмин имзалаган боерык буенча, Радик Сабиров "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире вазифаларына 20 июньнән керешәчәк.
"20 июньнән "Шәһри Казан" газетасы редакциясе "Татмедиа"АҖ филиалы җитәкчесе вазифасына Радик Сабировны кабул итәргә. "Шәһри Казан" газетасы, "Без бергә" газетасы, "Шәһри Казан" электрон периодик басмасы баш мөхәррире вазифаларын Радик Сабировка йөкләргә", диелгән әлеге боерыкта.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/20/188396/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз