Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект – «Биюbattle» («Бию баттл»)!

Бию баттл ул – заманча музыка, халык биюе һәм классик хореографиянең иң яхшы үрнәкләре. Биредә республикабызның иң көчле бию төркемнәре осталыкта ярышты.

3 ай дәвамында республикабыздан кала, чит төбәкләрдә яшәүче балалар коллективлары батлда катнашу өчен гаризалар юллады. Үзбәкстан, Пенза, Удмуртия, Ульян өлкәсенең, Татарстан Республикасының төрле районнарындагы сәләтле яшьләре безгә үзенчәлекле биюләрен күрсәтте.

34 бию коллективы, меңләгән бала йөзләгән репетиция сәгатьләре, дистәләгән йокланмаган төннәр... Һәм ниһаять 6 төркем финалга чыкты.

Финалга узучылар көндәше белән ярышты. Биредә алар җюри әгъзаларына 3 бию тәкъдим итте.

· Соло яисә дуэт

· Кече формадагы биюләр, аларны 6 кеше башкара

· Ансамбль белән башкарылган биюләр

Катнашучыларны йолдызлы жюри бәяләде: М.Җәлил исемендәге опар һәм балет театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Олег Ивенко, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, Татарстанның Атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның Атказанган артисты Данир Сабиров һәм башкалар.

Йолдызлы жюри кайсы төркемне сайлады?

Бу сорауга җавапны 12-нче һәм 19-нчы сентябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә белерсез!

Сылтамалар : shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv , / shayantv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев