Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Сайлауга бар һәм 100 мең сум акча яки айфон от!

«Минем Татарстан» квестында катнашучы татарстанлылар арасында ТР Дәүләт Советына сайлау көнне дүрт iPhone һәм 100 мең сум акча уйнатылачак.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына уенны оештыручыларның берсе Максим Кисляков хәбәр итте.

«Бүген – республикабыз өчен бик тә мөһим көн һәм бу көнне тагын бер квест оештырырга булдык. Без дүрт айфон (икесе - «ВКонтакте», тагын икесе – Instagram социаль челтәрендә) уйнатабыз. Моның өчен үз участогыңа килергә, анда фотога төшәргә, фотоны социаль челтәргә урнаштырырга, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Шул чагында әлеге смартфоннарның берсен оту мөмкинлегенә ия булачаксың. Бүген шулай ук суперуенда 100 мең сум акча уйнатылачак», - дип ачыклык кертте ул.

Максим Кисляков билгеләп үткәнчә, суперуенда катнашу өчен 19.00 сәгатьтә tatquest.ru сайтына керергә һәм сигез сорауга дөрес җавап бирергә кирәк.

Камилла Корбангалиева әлеге квест турында интернетта белгән, аңа тәкъдим ителгән бүләкләр ошаган. Ул инде берничә уенда катнашкан һәм бүген смартфонга ия булу өчен көрәшәчәк.

  • «Минем Татарстан» квесты 19 августтан 15 сентябрьгә кадәр уза. Уеннарда 10 меңгә якын кеше катнашкан инде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193038/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев