Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Саумы, Казан!» чәчмә әсәрләр әдәби конкурсы игълан ителде

Казан мэриясе хәзерге заман язучыларының иҗади потенциалын үстерү һәм китап укуны популярлаштыру максатыннан Казан турында бәйге игълан итә, дип яза https://sptatar.com сайты.

Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә. Авторларның моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре карала. Конкурста РФ нең дәүләт телләрендә иҗат итә торган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Кайсы ил гражданы булуы мөһим түгел. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителә.

 

Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә: 18 дән 35 яшькәчә һәм 35 яшьтән өлкәннәр.

“Һәр катнашучыдан сайлап алынган номинациядә бары тик бер әсәр генә кабул ителә. Конкурс 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә (31 июльне дә кертеп) кадәр үткәрелә.

Конкурсның игътибар үзәгендә – Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре; шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар.

Һәр номинациядә җиңүчеләр өчен бүләкләр тапшырыла:

I урынга – 80 мең сум;

II урынга – 50 мең сум;

III урынга – 30 мең сум.

Бүләкләр арасында: махсус дипломнар, җиңүчеләрнең әсәрләрен бастырып чыгару.  Йомгаклау һәм бүләкләү 2021 елның 30 августында Казан шәһәре көнендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев