Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Сарман районында «Татар егете, татар кызы» конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр

Җәлилнең «Әкият» бакчасыннан Әминә Гаязетдинова, Юлтимер балалар бакчасыннан Дамир Хәбибуллин беренче урынны яулады.

Сарман районының Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә «Татар егете, татар кызы» район бәйгесе узды.

Чарада район балалар бакчаларыннан 12 бала катнашты. 

Балалар иң элек үзләре белән таныштырды, музыкаль сәләтләрен күрсәтте. Аннан яраткан шөгыльләре күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Җәлил бистәсенең «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче Резедә Зарипова һәм Сарманның «Ләйсән» балалар бакчасыннан Салават Сәрвәров Гран-прига ия булды.

Җәлилнең «Әкият» бакчасыннан Әминә Гаязетдинова, Юлтимер балалар бакчасыннан Дамир Хәбибуллин беренче урынны яулады.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-03-2022/sarman-rayonyny-tatar-egete-tatar-kyzy-konkursy-i-chel-re-bilgele-buldy-5851399

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев