Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Саклык чараларын төгәл үтәгез!

Бәйрәм көннәрендә балалар мәйданчыклары балалар белән тулды. Әни-әниләрне кисәтәбез – балаларның бу дәрәҗәдә аралашуы аларның үзләре өчен генә түгел, өйдәге өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә куркыныч тудыра.

Коронавирус белән авыручылар саны көн саен 7-8 %ка арта. Бүгенге көндә Татарстанда авыручылар саны 1208. Соңгы өч көндә генә дә 248 яңа очрак теркәлгән.

Авыручыларның 132 се балалар, 160ы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

226 очракта вирус пневмания китереп чыгарган, 359 очракта ОРВИ, калган 620 очрак җиңелрәк формада уза.

Коронавирус белән беренче чиратта өлкәннәр авырый.

196 очракта авыруның каян, кемнән йокканлыгы ачыкланмаган. Авыру вирусны кибеттә, аптекада йоктырып кайткан булырга мөмкин. Март аенда мондый очраклар нибары өч кенә булган. Бүгенге көндә коронавирус Татарстанның 39 районында табылган. Иң күп авыручылар саны түбәндәге районнарда:

Теләче - 26,

Чүпрәле - 31

Лаеш - 47,

Әтнә - 13,

Питрәч - 30,

Биектау - 33,

Балтач - 23,

Тәтеш - 14,

Саба - 19,

Буа - 21.

Бары тик 8 генә районда гына берәү дә теркәлмәгән. Бу - Балык Бистәсе, Әлки, Зәй, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим районнары.

Татарстанда көн саен 3 мең кеше (беренче чиратта, риск зонасына керүчеләр, авыру билгеләре булганнар) тикшерелә. Коронавирус өлкәннәр һәм эндокринология, тын юлларында, йөрәк-кан тамырлары системасында хроник чирләре булган теләсә-нинди яшьтәге кеше өчен куркыныч.

Бүгенге көндә коронавирус белән больницада 389 кеше ята, шуларның 4се авыр хәлдә.

Бәйрәм көннәрендә балалар мәйданчыклары балалар белән тулды. Әни-әниләрне кисәтәбез – балаларның бу дәрәҗәдә аралашуы аларның үзләре өчен генә түгел, өйдәге өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә куркыныч тудыра. Бүген республикада 7 меңнән артык кеше карантинда, аларга өйдән чыгарга ярамый.

Өйдә утырганда күңелсез булмасын өчен безнең ял бүлмәсенә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев