Рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбияты олимпиадасы җиңүчеләре билгеле
Ил яңалыклары

Рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбияты олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм республиканың 26 муниципаль районыннан 159 укучы катнашты.

Җиңүчеләр:

  • Алсу Фәсхиева, Кукмара 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
  • Фирүзә Мөхәммәтҗанова, Арча районы 5 нче гимназиясенең 8 сыйныф укучысы;
  • Камилә Хәбибуллина, Алабуга районы «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының 9 сыйныф укучысы;
  • Айнур Минһаҗев, Казан шәһәре Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясенең 10-нчы сыйныф укучысы;
  • Камилә Хәсәншина, Алексеевск районының Г. С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
  • Алия Хисмәтова, Казан шәһәре Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе укучысы.

Казаннан һәм Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 72 укучы призер булды.

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре һәм ТР Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре керде.

Жюри рәисе - Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйт кызы Сафиуллина.

Чыганак: belem.ru

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев