Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Пушкинның тууына 220 ел тулу белән котлады

Александр Пушкинның юбилеена туры китереп, быел республикабыз башкаласында аның исемендәге мәдәният үзәге ачылу аеруча куанычлы диелә котлауда.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Рус теле көне һәм Александр Пушкинның тууына 220 ел тулу белән котлады. 

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Гасырлар дәвамында даһи рус әдибенең гаҗәеп тәэсирле иҗаты ил мәдәниятенең тере күзәнәкләренә сеңеп, аның шигъри гәүдәләнешенә һәм рус әдәби теле өлгесенә әверелде. Ел саен 6 июньдә бәйрәм ителә торган Рус теле көне уртак мәдәни хәзинәләрдә тәрбияләнгән, туган телгә, гореф-гадәтләр һәм йолаларга эчкерсез мәхәббәт берләштергән төрле буын вәкилләренең үзара ныклы рухи багланышларын чагылдыра.

Замандашлары "рус шигърияте кояшы" дип атаган Пушкинның әсәрләре күп кенә милли мәдәниятләргә бәрәкәтле йогынты ясаган, Россия халыкларына рус теленең байлыгын һәм сәнгати куәтен ачып биргән. Бөек Габдулла Тукай шагыйрьне үз остазларының берсе дип таный һәм аңа багышлап: "Күңелгә күләгә төшми, – шигырьләрең якты шундый, гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында" ("Пушкинга"), – дип яза.

Татарстанда милли телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирелә һәм бу истәлекле көн дуслык, үзара ихтирам рухында уза. Александр Сергеевичның юбилеена туры китереп, быел республикабыз башкаласында аның исемендәге мәдәният үзәге ачылу аеруча куанычлы. Бу оешма рус дөньясына, туган теленә ихластан гашыйк һәркемне һичшиксез үзенә тартып торачак.

Татарстанда Рус теле көненә багышланган тантаналы чаралар сүз сәнгатен, әдәбиятны һәм фольклорны тагын да үстерүгә, җәмгыятьтә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә ихлас йөрәктән бәхет, игелек, иминлек һәм Пушкин әсәрләрендәге тылсымлы матурлыкны, олуг рус мәдәнияте белән бәйләнешегезне кабат тоеп, онытылмас хисләр кичерүегезне телим" - диелгән Татарстан Президентының котлау мөрәҗәгатендә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187547/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев