Көмеш кыңгырау

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аксенов Кырымда «Сәләт» лагерының беренче сменасында катнашучылар белән очрашты

Татарстан Президенты һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов беренче сменада катнашучылар - Татарстан һәм Кырымның уку алдынгылары белән аралашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аксенов сменада катнашучыларны сәламләделәр һәм биредә үткәрелгән вакыт балалар өчен файдалы тәҗрибә булачагына ышаныч белдерделәр. Татарстан Президенты Кырым башлыгына Яшьләр үзәген төзүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Аксенов һәм Рөстәм Миңнеханов торак корпусны, ашханәне һәм медицина блогын, спорт комплексын һәм скалодромны, уку һәм иҗат лабораторияләрен һәм башка объектларны карап чыктылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: