Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Мәдәни көндәлек» проектында җиңүчеләрне кабул итте

Рөстәм Миңнеханов районнардан килгән укучыларга Кремльдәге эш бүлмәсен күрсәтте. ТР Президентының эш бүлмәсендә балалар Миңнехановның рәсми фотоларын кызыксынып карады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә «Мәдәни көндәлек» республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләрне кабул итте. Ул аларга үз резиденциясе буйлап экскурсия үткәрде һәм балачак мавыгулары хакында сөйләде.

«Балачакта мин техника, машиналар, механизмнарны бик яраттым. Бераз фото белән шөгыльләндем», — диде Миңнеханов.

Республика Президентының эш бүлмәсендә бер кыз аның өстәле янына утырды. Балалар көлеп җибәрде һәм аны Татарстанның булачак Президенты дип атады. «Ә мин ярдәмче булырмын», — дип килеште Миңнеханов.

ТР Президентының эш бүлмәсендә балалар Миңнехановның рәсми фотоларын кызыксынып карады. Алар арасында Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоган белән бергә төшкән фотолар да бар.

«Мәдәни көндәлек» мәдәни-белем бирү проекты башлангыч мәктәп укучыларына исәпләнгән. Быел әлеге акциядә 200 меңнән артык бала катнашты. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев