Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итү көне белән котлады

922 елда Идел буе Болгарында Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителә, шул уңайдан Татарстан Президенты мөрәҗәгать белән чыкты.

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне республикабыз, татар халкы өчен зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.

Урта Идел буенда ислам тугызынчы гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя.  922 елда Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге болгарлар аны, Багдад хәлифе әл-Моктадир илчелегенең турыдан-туры катнашы белән, дәүләт дине буларак кабул итә. Бу хәл халкыбызның үсеш юлын сайлавына, дәүләтчелеге һәм милли аңы формалашуга гаять җитди йогынты ясый.

Ул шанлы чорлардан унбер гасырга якын вакыт узгач, Татарстан АССР төзелгәнгә 100 ел тулу бәйрәм ителә торган елда, без барыбыз да Аллаһ Тәгаләгә ихластан күңел баглап, мөселман дөньясының бөек казанышлары белән бәйләнешебезне тоюдан һәм борынгы бабаларыбызның игелекле гамәлләреннән горурлык хисләре кичереп, шул олуг вакыйгаларны хәтердә яңартабыз, туган республикабыз – Татарстанның һәм бөек Россиянең иминлегенә дога кылабыз, күренекле дин галимнәре һәм  дин эшлеклеләренең кыйммәтле мирасы белән танышабыз.

Яңарыш кичергән Болгарның нәкъ үзәгендә гаҗәеп матур Ак Мәчет төзелде, мөселман дин белеме бирү өлкәсендә күренекле уку йорты буларак көннән-көн таныла барган Болгар ислам академиясе ачылды. Болар тарихи гаделлекне торгызу, шуның белән бергә Хәнәфи мәзһәбе традицияләрендә киләчәк үсешебезнең, милләтара һәм динара татулыкның нигезен тагын да ныгыту юнәлешендә мөһим адым булды.

Эпидемия белән бәйле вазгыять яхшырганнан соң татарстанлылар, шулай ук күп кенә ватандашларыбыз Бөек Болгарның борынгы ташлары шаһит булган данлы үткәнебезгә тирән ихтирам белдереп, бабаларыбыз истәлеген тантаналы төстә яд итә алыр дип ышанам.

Һәрберебез бу бәйрәмне ихлас дога, изге эшләр белән каршы алсын!

Сезгә чын күңелдән тынычлык, муллык, бәхет телим. Аллаһ берәүне дә рәхмәтеннән ташламасын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X