Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов бишлегә генә укыган балаларга «Президент көндәлеге» тапшырды

Татарстан Президенты республикада беренче тапкыр уздырылган «Президент көндәлеге» бәйгесен ел саен үткәрергә тәкъдим итте.

Казан Кремлендә Татарстанда беренче тапкыр узган «Президент көндәлеге» акциясенә йомгак ясалды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә, бишле билгеләренә генә укучыларга үз имзасын куеп, көндәлекләр тапшырды.

«Проектта Татарстанның меңләгән мәктәп укучысы катнашуы шатландыра. Сезнең бәяләү югары белем дәрәҗәсен генә түгел, ә сезне максатчанлык һәм битараф булмаган кешеләр буларак та күрсәтә. Конкурста җиңү алга таба үсешкә этәргеч булыр һәм укуда гына түгел, ә киләчәк карьерада да ярдәм итәр дип ышанам», – диде укучыларга Рөстәм Миңнеханов.

  • «Президент көндәлеге» акциясе Татарстанда 1 апрельдән 19 майга кадәр узды. Анда 2-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

«Хәзер сезнең кайберләрегез имтиханнар тапшыра, аннан соң булачак һөнәрне сайларга туры киләчәк. Сез бу сынауларны җиңәрсез дип ышанам, – дип мөрәҗәгать итте Президент мәктәп укучыларына. – Сезне югары нәтиҗәләр һәм укуда лаеклы билгеләр белән котлыйм. Сезнең өчен әзерләгән көндәлекләр "5"ле белән генә тулыр дип ышанам».

Ул укучыларның ата-аналарына «барлык башлангычларда да ярдәм иткән өчен», шулай ук педагогларга көндәлек игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанда конкурс беренче тапкыр узуга карамастан, ул республика халкы арасында зур кызыксыну уятты, диде «Комсомольская правда» нәшрият йорты АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Чепель.

"Конкурсның беренче көненнән башлап, безнең хезмәткәрләр көн саен 100 шалтырату, анкета, сораулар кабул итте һәм эшкәртте. Катнашучыларның ата-аналары һәм укытучылары сүзләренә караганда, акция балалар өчен көчле этәргеч булды», - диде ул.

Конкурста җиңүгә төп критерий – укучы дүртенче чиректә алган "5"леләр саны. 19 майга кадәр укучыларга электрон көндәлекләр яки кәгазь көндәлек битләренең скриншотын ясарга һәм гариза җибәрергә кирәк иде. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнде: 2-4 сыйныфлар, 5-9 сыйныфлар һәм 10-11 сыйныфлар. Һәр категориядә унар җиңүче билгеләнде.

Алабуганың 10нчы мәктәбе 6 сыйныф укучысы Рәзилә Әхмәдиева бу конкурста җиңәргә теләвен әйтте. «Рөстәм Нургалиевич, әлеге конкурс өчен рәхмәт сезгә. Сезнең автографны мин бу искиткеч көн турында истәлек буларак саклыйм, ә көндәлеккә үз казанышларымны кертәчәкмен», – диде.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ахырында Рөстәм Миңнеханов акцияне ел саен ясарга тәкъдим итте.

  • Акция Россиянең Томск, Иркутск, Кемерово, Псков, Саратов, Владимир, Ленинград өлкәләре, шулай ук Хакасия Республикасында беренче елын гына үткәрелми. Быел ул Татарстанда да булды. Конкурста катнашу өчен республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 4 меңгә якын мәктәп укучысы гариза биргән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/31/187281/

Фото  tatarstan.ru  сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев