Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәреннән Данис Гәрәевның хыялын тормышка ашырды

Малай автоцистерна руле артында утырып караган, автобаскычны ничек сузуларын күргән һәм чын янгын сүндерүче каскасына ия булган.

Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек Алабуга егете Данис Гәрәевның янгын сүндерү бүлегенә бару хыялын тормышка ашырды, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.


Исегезгә төшерәбез, 26нчы декабрьдә ТР Президенты «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды. Ул чыршыдан балаларның Яңа ел теләкләре язылган берьюлы өч открытканы алып укыган иде. Сигез яшьлек Чаллы малае самолет кабинасына утырып карарга теләвен белдергән, Нурлатта яшәүче җиде яшьлек малай Яңа елга планшет сораган, ә Алабугадан алты яшьлек Данис чын янгын сүндерү бүлегенә барып кайту турында хыяллана икән.


Һәм менә Данисны, аның әнисен һәм дүрт яшьлек абыйсы Әмирне  Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Нуриев кунакка чакырган.

Чәй табыныннан соң кунакларга Администрация бинасын күрсәткәннәр, Татарстан Президенты исеменнән татлы бүләкләр һәм «швед стенкасы» сатып алу өчен сертификат тапшырганнар.

Аннары алар бергә 75 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә барганнар. Экскурсия диспетчерлык бүлмәсеннән башланган, анда ГТХМ хезмәткәрләре шалтыратулар кабул итә һәм тревога буенча җавап бирә.

Кунаклар техниканы да, янгын сүндерүчеләрнең җиһазланышын да күргәннәр, дежур каравыл тәртибе турында белгәннәр.


Денис янгын сүндерү автоцистернасын йөртүче урынында утырып караган, Дениска барыннан да бигрәк автобаскычлар ошаган. Янгын сүндерүчеләр сценарийдан чигенеп, хәтта аларның берсен ачып та җибәргәннәр.


Аннары кинәт часть территориясендә махсус поддондагы сыеклык яна башлый. Янгын сүндерүчеләр җиң сызганып, утны санаулы секундлар эчендә сүндереп тә куялар.


Очрашу ахырында ГТХМ хезмәткәрләре кунакларга янгын автолестницасының кечерәйтелгән күчермәсен бүләк иткәннәр, шулай ук Даниска чын алтын янгын каскасы тапшырганнар. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр гаиләнең фатирында янгын турында кисәтү җайланмасы урнаштырырга вәгъдә биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев