Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россиядә мәктәп укучылары «Мәдәни марафон» акциясендә катнаша ала

Россиядә мәктәп укучылары өчен «Мәдәни марафон» акциясе башланды, ул 10нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Проектны оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Яндекс».

Быел акция кысаларында укучылар кинематограф тарихы турында беләчәкләр.

Мәктәп укучылары онлайн-тест уза һәм сәнгать белән якыннан таныша ала. Интерактив биремнәр киноның ничек оештырылуын, режиссерларның эмоцияләр белән ничек идарә итүен һәм нинди алымнар куллануын аңларга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтә оештыручылар. 

Акция укучыларны мөһим кинолар белән таныштырырга, уй-фикерләргә һәм иҗади эзләнүләргә рухландырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев