Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россиядә авыл егетләрен армиягә чакыру вакыты кичектерелә

1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.

Авылларда яшәүчеләр өчен чакыру кичектереп торыла. Аларны 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр чакыралар. Бу авылдагыларга урып-җыю эшләрен тәмамлау мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби хезмәткә 132 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш», - дип хәбәр итте журналистларга Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Евгений Бурдинский.

Былтыр көз хәрби хезмәткә 132 500 кеше, ә язын 135 мең кеше чакырылган. 

Бурдинский элек хәбәр иткәнчә, чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Россиянең барлык 85 төбәгендә узачак.

Гражданнарның кайбер категорияләрен, әйтик, педагогларны армиягә чакырмыйлар. Аларны армиягә елга бары бер тапкыр - 1 майдан 15 июльгә кадәр алалар. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/01/194552/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев