Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россия мәгариф министрлыгы "Минем мәктәп елларым" акциясен башлап җибәрә

Россия мәгариф министрлыгы «Минем мәктәп елларым» акциясен башлап җибәрде. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда мәктәп укучылары, мәктәпне тәмамлаучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла.

 

Озакламый чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырар һәм мәктәп чоры артта калыр. Мәктәп - белем учагы гына түгел, кешенең тормышындагы иң якты сәхифәләрнең берсе. «Минем мәктәп елларым» акциясе мәктәп елларының нинди булуын искә төшерергә мөмкинлек бирә.

Акциядә катнашу өчен фотосурәтеңне яки видеоны социаль челтәргә урнаштырырга һәм мәктәп белән бәйле иң позитив, иң истә калган очрак турында сөйләргә кирәк. Фотосурәт астында шулай ук укытучыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә мөмкин. Акциянең максаты – мәктәп турында оригиналь, креатив һәм тәэсирле итеп сөйләү.

Сурәтне "ВКонтакте", Instagram яки TikTok социаль челтәрләрендә #Минпросвещениярф хештеглары белән урнаштырырга, шулай ук гаризаны сайтта акциянең махсус бүлегендә тутырырга кирәк. Иң креатив һәм кызыклы эшләр Россия мәгариф министрлыгы сайтында бастырылачак, иң яхшы өч эш авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә иң күп лайклар алган постлар авторлары кызыксындыру призлары белән билгеләп үтеләчәк.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев